1 августтан илдә эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләр индексацияләнә. Түләүләрне яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак, моның өчен бернинди гариза да бирергә кирәкми. Әмма түләүләр күләмен үзгәртүгә эш бирүчеләр 2018 елда алар өчен пенсия һәм страховка взносларын түләгән пенсия яшендәге гражданнар гына дәгъва итә ала.