+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 июль 2019, 11:35

Ипотека һәм уртак милекчеләр өчен ташламалар

Җәй ахырыннан ипотека каникулларын рәсмиләштерергә теләүчеләргә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү өчен дәүләт пошлинасы түләргә кирәкмәячәк (бу каникулларны рәсмиләштерү процедурасын күздә тота). Дөрес, экономия зур түгел - хәзер бу пошлина 200 сум тәшкил итә.

Өлешчә милек хуҗаларына кагылачак үзгәрешләр тагын да зуррак булачак. Хәзер өлешчә милектә булган күчемсез милек белән бәйле килешүләрнең бер өлешен төзегәндә (сүз бәхәсле хәлләр турында бармаганда һәм барлык милекчеләр тулы килешүгә ирешкәндә) нотариус катнашлыгы мәҗбүри булмаячак.
Сүз беренче чиратта милекчеләр үзара килешү төзегән очракта ипотека килешүләрен төзүгә кагылышлы килешүләр турында бара. Аерым алганда, нотариуста кредит оешмалары белән өлешчә ипотека турындагы килешүләрне расларга кирәк булмаячак һәм башкалар.
Бу бәхәсле очраклар турында сүз бармаган вакытта гражданнарның финанс чыгымнарын һәм вакыт сарыф итүләрен киметү мөмкинлеге бирер дип көтелә — өстәвенә, Русиядә милекнең мондый формасы киң таралган.
Шул ук вакытта гомуми милек хокукындагы аерым өлешләр ипотекасы турында килешү яки читләштерү буенча алыш-бирешләр элеккечә нотариаль расланырга тиеш.
Читайте нас: