+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 август 2019, 17:38

Подъездлар ремонтлау дәвам итә

Республика буенча, шул исәптән безнең районда да, күпфатирлы йортларда подъездлар ремонтлау программасын тормышка ашыру дәвам итә. Хәтерегезгә төшерәбез, әлеге программаның инициаторы Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбиров булды. Радий Фәритович шәхсән үзе бу программаны гамәлгә ашыруны кураторлык итә, башкарылган эшләрнең сыйфатын күзәтә.”31 августка республикада подъездлар ремонтлауның 80 проценты тәмамланырга тиеш”, - дип билгеләде Радий Фәритович киңәшмәләрнең берсендә.

Районда программа кысаларында Ворошилов урамындагы 13,12,6 санлы торак йортларның подъездларында ремонт эшләре төгәлләнгән инде. Әлеге вакытта “Жилкомсервис-Бакалы” җәмгыяте эшчеләре шул ук урамның 8нче йортында ремонт эшләре башкара. Хәтергә төшерәбез, бу - программага кергән 6 йортның дүртенчесе. Ике подъездда берьюлы эш кайный. Штукатур-малярлар стеналар һәм түшәмнәрне иске буяу һәм штукатурдан тазарткан иделәр инде, шпаклевкалап түшәмне һәм стенаның бер өлешен акка буяганнар. Стеналарның аскы өлеше элекке зәңгәр төс урынына аксыл зәңгәргә буялачак, бу ике катлы йортта яшәүчеләр язын ук гомуми җыелышта әнә шулай карар иткән.
Штукатурлаучылар белән бер үк вакытта подъездларда шәхси эшкуар Рөстәм Хәмәтов җитәкчелегендәге тагын бер бригада эшли. Эшчеләр иске агач ишекләрне заманча, пластиктан ясалганнарга алыштырганнар һәм катлар арасындагы тәрәзәләрне кую белән мәшгуль иделәр.
Яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелгач, подъездларда күпкә җылырак һәм уңайлырак булачак.
Әлеге объектта штукатур-маляр һәм электромонтаж эшләренең яртысыннан күбесе инде башкарылган, идәнгә плитә җәю, култыксалар буяу, почта тартмалары урнаштыру эшләре калган.
- Ремонттан канәгать, - диде йортта яшәүче бер хатын, - подъезд үзгәрә, керүе күңелле. Теләкләребезне исәпкә алганнары өчен рәхмәт. Күптән мондый күләмле ремонт булмады, шуңа күрә без эш барышын игътибар белән күзәтәбез. Әгәр җитешсезлекләр күрсәк, әйтәбез, һәм алар бик тиз бетерелә. Хәзер иң мөһиме - нәтиҗәне саклап калу.
Рамил ХӘЙДӘРОВ, район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары.
Читайте нас: