+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 август 2019, 17:46

Яхшы кәеф белән

2019 елгы урып-җыю, аерым алганда, көзге арышны чабу һәм суктыру эшләре башланды. Районда беренчеләрдән булып урып-җыю эшләренә «Үмер» җәмгыяте игенчеләре дә керештеләр.

Дөрес, хуҗалыкта урак башлану белән көн саен диярлек яңгыр ява. Һәм бу хәл игенчеләргә тулы көчкә эшләргә комачаулый. Менә сишәмбедә дә басуга 4 сәгатьтә генә чыктылар, иген тезмәләре кипкәнен көттеләр. Әмма хуҗалык җитәкчесе Г.П.Марков оптимизмын югалтмый. Иң мөһиме – урып-җыяр нәрсәләр бар, - ди Геннадий Павлович, - уңышны югалтуларсыз җыеп алу ниятендәбез.
«Үмер» җәмгыяте эшчәннәренең сөенерлек нәрсәләре бар. Чулпан-7 сортлы уҗым арышының уңышы 25 центнердан артык.
- Быел көзге культураларны 600 гектарда игәбез. Һәр гектардан кимендә 20 ц алырга исәплибез, - дип сөйли Яңа Әлмәт авылы янында урнашкан арыш басуында очраган авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Г.П.Марков.
«Нива», «Дон-1500» һәм «Палессе» комбайннары арыш суктыра иделәр. «Дала кораблары» руле артында намуслы механизаторлар Николай Григорьев, Денис Мрясов һәм Сергей Алчинов, алар чираттагы тапкыр зур фидакарьлек һәм җаваплылык белән эшлиләр. Игенчеләр үстерүнең бай тәҗрибәсенә ия булган, үз гомерендә 37нче урагын үткәрүче комбайнчы Николай Григорьев әйтүенчә, быел арыш уңган, хуҗалык азыклы булачак.
Тәҗрибәле механизаторның сүзләрен раслаган кебек, “Дон” басуның яртысын да үтмәде, аның “дусты” авыр йөк сыешлы КамАЗ машинасы ындыр табагына курс алды. Шоферлар Борис Рыцев һәм Равил Фәррахов вакытны кулдан ычкындырырга һәм эшне тоткарларга ярамавын аңлап, үз кузовларын комбайннар астына куеп кына торалар.
Г.П.Марков белән сөйләшүдән, чабу белән мәшгуль комбайнчылар Георгий Табанаков һәм Павел Карпов бу басуда эшне тәмамлап, икенче урынга күчәчәкләрен белдек.
Алдан ук складларны чистартып, агартып, йогышсызландырып, ашлык чистарту техникасы ремонтлап, ашлык кабул итүгә әзерләнгән ындыр табакларында да эш кайный иде. Ындыр табагы мөдирләре Әлфия Коземаслова (Килей), Галина Иванова (Үмер), механиклар Сергей Решетников, Михаил Киселев һәм башкалар яхшы хезмәт куйдылар.
Геннадий Павлович билгеләп үткәнчә, хуҗалыкта бөртеклеләр суктыру белән беррәттән борчак чабу дәвам итә. Анда Виктор Чубараев һәм Евгений Зайкин эшли. 100 гектарның яртысы чабылган һәм суктырылган инде. Һәр гектарыннан уңдырышлылык 22 ц тәшкил итә. - Хәзерге һава шартлары өчен бу бик яхшы нәтиҗә, - диде директор, һәм кузаклы культураның яхшы уңышына туфракны вакытында һәм сыйфатлы эшкәртү, ашламалар кертү һәм технологияләрне күзәтү нәтиҗәсендә ирешелде, дип өстәде.
Хәзер, борчакны югалтуларсыз җыеп алу өчен, аны зур булмаган мәйданнарда чабалар, киптерәләр һәм шунда ук суктыралар. Комбайннар артыннан пресс-җыйгычта Михаил Рыцев һәм Николай Коземаслов калган саламны җыялар һәм пресслыйлар. Эшчәннәрнең кәефе яхшы. Николай Ефимов салам төяүне, ферма янына ташуны һәм эскертләүне тәэмин итә. План буенча барлыгы 500 тонна салам әзерләргә кирәк, әмма бу санны 800 тоннага җиткерү мөмкинлеге бар, диде хуҗалык җитәкчесе.
Азык әзерләү звеносы әгъзалары - «Дон-680» машинисты Алексей Рыцев, шоферлар Борис Григорьев, Борис Ефимов, Георгий Табанаков, Семен Зарубин, Иван Марков һәм башкалар да тулы көчкә эшлиләр. Бүгенге көндә ике траншеяны күпьеллык үләннәр катнашмасы белән тутырып, тыгызлап, каплап куйганнар. Хәзерге вакытта берьеллык үләннәрдән ашлык сенажы салу тулы куәтенә бара.
- 730 баш терлекне тук кышлатуны тәэмин итү өчен өч чокыр сенаж салырга кирәк,- дип билгеләп үтте Г.П.Марков, - әмма без артыгы белән запас булдыруны планлаштырабыз. Дүртенче чокырны көнбагыш һәм кукуруз катнашмасыннан силос белән тутырачакбыз. Печән запасы белән дә шул ук хәл. Шуңа күрә безнең алда куелган план йөкләмәсен - ел ярымлык азык запасы, бер шартлы баш терлеккә 38-39 центнердан да ким булмаган күләмдә тупас һәм сусыл азык әзерләүне үтәячәкбез һәм арттырып үтәячәкбез.
Әйтергә кирәк, хуҗалыкта җәмәгать терлекләре өчен генә түгел, ә предприятие хезмәткәрләренең һәм ветераннарының шәхси ярдәмче хуҗалыкларындагы азык запасы өчен дә борчылалар. Аларга печәннең бер төргәген - 750 сумнан, саламны 200 сумнан саталар.
Э.Солтанова.
Читайте нас: