+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 август 2019, 18:39

Күкрәк сөте имезегез

1 августтан 7 августка кадәр «Ата-ана хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтегез, күкрәк сөте имезү өчен мөмкинлекләр булдырыгыз» дигән лозунгта Бөтендөнья күкрәк сөте белән тукландыруны хуплау атналыгы уза, максаты - күкрәк сөте имезүне саклау һәм хуплау.

Күкрәк сөте - яңа туганнар һәм кечкенәләр өчен идеаль туклану. Ул балаларга сәламәт үсеш өчен кирәкле барлык туклыклы матдәләр бирә. Өстәвенә, баланың да, ананың да сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә, чөнки күкрәк сөтен имезү әнидә күкрәкләрнең, күкәйлекләрнең яман шеше, 2 типтагы диабет һәм йөрәк авырулары килеп чыгу хәвефен киметә. Экспертлар бәяләвенчә, күкрәк сөте имезү масштабларын киңәйтү һәр елны күкрәк яман шешеннән аналарның үлүенең уннарча мең очрагын булдырмый калырга мөмкинлек бирер иде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы исәпләвенчә, гаилә һәм сәламәтлек саклау системасы ягыннан төгәл мәгълүмат һәм ярдәм алган очракта яшь әниләрнең һәрберсе диярлек баласына күкрәк сөте имезә ала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы балаларны алты айлык яшькә җиткәнче күкрәк сөте белән тукландыруны, ә аннан соң тиешенчә ашатып имезүне дәвам итәргә киңәш бирә.
Ана сөте баланы гомеренең беренче айларында кирәкле аксым, май һәм углеводлар, витаминнар, микроэлементлар, шулай ук энергия белән тәэмин итә. Туклыклы матдәләр җиңел үзләштерелә торган формада булганлыктан, алар бала организмы тарафыннан нәтиҗәле кулланыла.
Күкрәк сөтендә баланы бактериаль, вирус инфекцияләреннән һәм атопик авырулардан сакларга ярдәм итүче иммунологик һәм биологик актив матдәләр күп.
Йөклелек дәвамында бала әнисе белән бәйле, һәм нәкъ менә күкрәк сөте имезү шушы күренми торган элемтәне бозмый кала. Имезгән вакытта ана һәм бала арасында озак елларга сакланачак эмоциональ якынлык урнаша. Бала тамагын туйдырып кына калмый, бәлки имгәндә тынычлана, шулай ук ана сөте үзләштерелгәндә аның организмында тынычландыручы һәм йокысын яхшырта торган матдәләр бүленеп чыга.
Күкрәк сөте имезү сабыйга ни өчен иң оптималь булып тора? Ана сөте нәкъ менә аның баласына кирәкле барлык матдәләрне үз эченә ала, аларны ясалма рәвештә синтезлап булмый, өстәвенә, күкрәк сөтенең составы сабый ихтыяҗларына бәйле рәвештә гел үзгәреп тора.
Экстремаль шартлар килеп чыккан очракта моның өстенлекләре аеруча арта, чөнки күкрәк сөте кайвакыт баланың гомерен саклап калу өчен бердәнбер мөмкинлек булып кала ала. Имезүче әниләр балаларына чиста, куркынычсыз туклану бирәләр, бу сабыйларны инфекцияләрдән актив яклый.
Гадәттән тыш хәлләрдә булган һәм ана сөте алган балаларның үлем дәрәҗәсе ясалма катнашмалар белән тукландырылучы балаларныкына караганда күпкә түбәнрәк.
Балалар катнашмаларында саклагыч факторлар юк, бу сабыйларны инфекцияләргә ныграк бирешүчән итә. Балалар катнашмаларының сыйфаты, аларны поставкалау кагыйдәләренең үтәлмәве өстәмә хәвеф тудыра.
Сабыйларга күкрәк сөте имезегез!
Ирина Решетникова, район үзәк дәваханәсенең табибә-акушер гинекологы.
Читайте нас: