+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 август 2019, 11:59

Гайсиннар гаиләсенең татлы җиләге

Совет чорында кешеләр гаиләләре белән дәүләт питомникларына җиләк җыярга йөрде. Плантацияләрдә әлеге татлы җиләкне туйганчы ашап, аны кулай бәягә сатып алып була иде. Вакытлар үтү белән җиләк-җимеш агачлары, кура җиләге, карлыган һ.б. үскән питомникларның күбесе картайды яки бөтенләй юкка чыкты. Хәзерге вакытта бу эшне яңартучы булдыклы кешеләрнең саны артканнан-арта.

Совет чорында кешеләр гаиләләре белән дәүләт питомникларына җиләк җыярга йөрде. Плантацияләрдә әлеге татлы җиләкне туйганчы ашап, аны кулай бәягә сатып алып була иде. Вакытлар үтү белән җиләк-җимеш агачлары, кура җиләге, карлыган һ.б. үскән питомникларның күбесе картайды яки бөтенләй юкка чыкты. Хәзерге вакытта бу эшне яңартучы булдыклы кешеләрнең саны артканнан-арта.
Җиләк үстерү искематылы Илдар Гайсинның төп эшчәнлек юнәлеше булып тора, бу эшне ул әти-әнисе Ринат Мәхмүдович, Надежда Григорьевна, хатыны Эльвира Дамировна белән берлектә башкара. Аларның җиләк плантациясе Иске Маты авылыннан ерак та түгел 1,7 гектар мәйданлы зур территориядә урнашкан. Җиләк үстерү белән өченче ел шөгыльләнсәләр дә, Гайсиннар беренче зур уңышны быел гына җыйганнар. Бер сезонга уртача уңыш 3 тонна тәшкил иткән. Бу көннәрдә август уртасына кадәр җимеш бирә торган «Мальвина» сортын җыю бара. Гайсиннар раславынча, химиядән башка үстерелгән экологик чиста продукцияне сату белән проблема юк. Бакча җиләге Уфага, Татарстан Республикасының Азнакай шәһәренә озатыла. Матыдан җиләк үстерүчеләрнең һәм аларның продукциясенең даны кыска гына вакыт эчендә район буенча гына түгел, республикадан читтә дә таралды.
Хәзер И.Р.Гайсин җиләк плантациясе мәйданын җиде гектарга кадәр киңәйтергә, 9 га файдаланылмаган җирне чәчү әйләнешенә кертергә, суыту һәм туңдыру камералары төзергә; эш процессларын механикалаштырырга; уңдырышлылык срокларын арттыру өчен климат шартларын исәпкә алып, перспективалы яңа сортларны сайлап алырга һәм сынап карарга, шулай ук үсентеләр сатуны гамәлгә ашырырга хыяллана.
Хыялны тормышка ашыру өчен яшь кешенең барлык шартлары да бар. Гаилә милкендә 16 га авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир, техника: трактор, сабан, печән чапкыч, культиватор, таккыч, мотоблок, пленка япкыч һәм башкалар. Һәм, иң мөһиме, гаилә әгъзаларының ярдәме һәм булышлыгы. Һәркемнең үз вазыйфасы бар, барысы да эш белән мәшгуль. Надежда Григорьевна - үстерү технологиясе, эшне оештыру, Ринат Мәхмүдович җиһазларның төзеклеге һәм эше өчен җаваплы. Эльвира Дамировнаны реклама агенты дип әйтергә мөмкин, сатып алучылар эзли, товар рекламалый, социаль челтәрләрдә эш алып бара.
Гайсиннарның барысы да уңышлы булыр һәм тиздән Маты эко-җиләге зур популярлык казаныр дип өметләнәбез.
Эльвира Шәйхразиева.
Читайте нас: