+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 август 2019, 18:40

Корбан бәйрәме шәфкатьлелек тарата

Мөселманнарның иң мөһим ике бәйрәме – Ураза һәм Корбан гаете арасында - нәкъ 70 көн. Бәйрәмнәрнең икенчесе быел 11 августта билгеләп үтелә. Ул Ибраһим пәйгамбәрнең корбан чалуына багышланган.

Мөселманнарның иң мөһим ике бәйрәме – Ураза һәм Корбан гаете арасында - нәкъ 70 көн. Бәйрәмнәрнең икенчесе быел 11 августта билгеләп үтелә. Ул Ибраһим пәйгамбәрнең корбан чалуына багышланган.
Корбан гаетенә кадәр ай ярым дәвамында мөселманнар Мәккәдәге изге урыннарга хаҗ кыла. Гади булмаган, тыелулардан торган юл дини һәм әхлакый үсеш дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә. Ислам кануннары буенча һәр кеше тормышта бер генә тапкыр булса да хаҗ кылырга тиеш. Корбан гаете хаҗ кылуның югары ноктасы булып тора һәм шәфкать, игелек һәм кешеләргә мәхәббәт тарата.
Бәйрәм Ибраһим пәйгамбәр хөрмәтенә билгеләп үтелә. Коръәндә әйтелгәнчә, аңа төшендә Җәбраил фәрештә килә һәм улы Исмәгыйльне корбан итеп чалырга боера. Ибраһим Мәккә урнашкан Мәдинәгә юнәлә. Исмәгыйль, атасы һәм Бөек Раббыбез ризалыгы өчен атасы артыннан юнәлә. Корбан чалганда фәрештә Җәбраил пәйгамбәргә алыштыру өчен тәкә бирә. Ибраһим (с.г.в.)нең тугрылыгы өчен Аллаһы Тәгалә Исмәгыйльгә тереклек бирде.
Мөселманнар бәйрәмгә алдан әзерләнә һәм 10 көн дәвамында ураза тота. Диндарларга Корбан бәйрәме алдыннан намаз укырга кирәк. Бу вакытта Аллаһы Тәгалә колларының гозерләренә җавап бирә дип санала. Расүл (с.г.в.) әйтте: «Кичен вә көндез Аллаһыдан куркып, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылган кеше, әлбәттә, бу эшләрне эшләү белән хәсрәтләнмәс».
Корбан гаетен иртәдән үк бәйрәм итәләр. Мөселманнар тулысынча тәһарәтләнеп, чиста киемнәр киеп, күмәкләп мәчеттә намаз укыйлар.
Изге йортта Коръән аятьләре, корбан чалуның мәгънәсе һәм килеп чыгуы турында имам вәгазе тыңлыйлар.
Корбан чалганнан соң өчтән берен үзеңә калдырырга, икенчесен сәдака сыйфатында таратырга, калган өлешен гаиләдә бәйрәм табынына кулланырга кирәк. Корбан Аллаһ исеме белән бугазланганга күрә, ул фәкыйрьләргә һәм корбан чалучыларга ахирәттә файда китерергә тиеш. Аз керемлеләргә йола ашы - сәдака, төрле афәтләрдән һәм авырулардан саклый.
Корбан гаете өч-дүрт көн дәвам итә һәм ул бүләкләр бирешү, туганнар һәм дуслар белән аралашу өчен бик уңайлы һәм файдалы вакыт булып санала.
Элек-электән мөселманнар кунакчыллык белән дан тота. Бу көннәрдә һәр хак мөэмин үз йорты түбәсе астына мөмкин кадәр күбрәк кунаклар җыярга, кешеләрне сөендерергә тырыша. Корбан итеннән бу бәйрәм өчен традицион аш-су әзерләү гадәткә кергән, никадәр күбрәк әзерләнсә, шулкадәр яхшырак дип исәпләнә.
Кадерле мөселманнар һәм
Бакалы районында яшәүчеләр!
Бакалы авылының “Ислам нуры” мәчетендә 11 августта 10 сәгатьтә Корбан бәйрәменә багышланган гает намазы була. Теләге булган һәркемне чакырабыз!
Рузалим Хисамбиев,
Бакалы авылы «Ислам нуры» мәчетенең имам-хатыйбы.
Читайте нас: