+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 август 2019, 13:10

«КанцПарк» магазинында барысы да уку өчен

Тиздән беренче сентябрь җитәчәк, димәк, әзерләнә башларга - канцелярия товарлары, мәктәп киемнәре, аяк киеме сатып алырга вакыт дигән сүз. Бакалы халкы һәм район кунаклары күптән түгел универмаг бинасында ачылган «Канцпарк» кибетендә бетергечтән алып рюкзакка кадәр сатып ала алалар. Сәүдә ноктасында хәтта иң таләпчән сатып алучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек 2,5 мең төрдән артык товар бар.

Ачылуына бер айдан артыграк, ә үз-үзеңне хезмәтләндерү системасы белән эшләүче офис, уку, хобби һәм иҗат өчен канцелярия кирәк-яраклары кибете район халкы арасында бик популярга әйләнде. Юкка гына түгел, чөнки бер сәүдә ноктасында мәктәп укучылары өчен кирәкле барлык товарларны сатып алырга мөмкин. Алар - ручкалар, каләмнәр, дәфтәрләр, аң-белемне үстерүче төрле уеннар, «үзең яса» җыелмасы, фототоварлар, бәйрәм атрибутикасы, шулай ук папкалар, скоросшивательләр, степлерлар, батарейкалар, офис сумкалары һәм башка уку кирәк-яраклары. Шулай ук биредә китаплар, мәктәп программасы буенча эш дәфтәрләре сатып алырга, кирәкле әдәбиятка заказ бирергә мөмкин, аны санаулы көннәрдә китерәчәкләр.
Лидия Букаева,
сәүдә ноктасы мөдире.
Читайте нас: