+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 август 2019, 13:12

Киң колач белән билгеләдек Сөендек авылының 100 еллык юбилеен

Тарихка күз салганда, Татарстан Республикасының Иске Сөендек авылыннан берничә гаилә Ык елгасы буендагы тау итәгенә күчеп утыра. Йортлар салу өчен аларга урман кисәргә, көтүлекләр өчен болыннарны үзләштерергә, күперләр һәм юллар булдырырга, булачак Сөендек исемендәге авылга нигез салырга туры килә. Еллар үтү белән авыл ямьләнә, авыл кешеләренең күп буыны өчен якын һәм туган җиргә әйләнә.

Егерме ел элек, 80 еллык юбилейга җыелгач, халык авылның 100 еллыгын зурлап уздырырга килеште. Бәйрәмгә әзерлекне иртә яздан башладык. Оештыру комитеты, авылдашлар сайтын булдырдык, эшләрне планлаштырдык. Җаваплы кешеләр билгеләнде. Һәрҗирдә җыештыру эшләрен башлап җибәрдек, урамнарны тазарттык, элекке парк территориясендә бәйрәм үткәрү өчен мәйданны чистарттык. Сәхнә ясалды, эскәмияләр, спорт уеннары өчен кирәкле инвентарь урнаштырылды.

Юбилей уңаеннан бик күп игелекле эшләр башкарылды. Иске мәчет урынында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә тактаташ урнаштырылды.

Рәфис Хәсәншин,

оештыру комитеты рәисе, хезмәт ветераны.
Читайте нас: