+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 август 2019, 13:25

Яңа кәнәфиләр һәм идәннәр булачак

Сер түгел, авыл клубларының, мәдәният йортларының күпчелеге ремонт, матди-техник базаны яңарту, үткәрелүче эшләрнең сыйфатын яхшырту өчен мөмкинлекләрне киңәйтүгә мохтаҗ. Район Мәдәният сарае да чыгарма түгел. 1994 елда файдалануга тапшырылып, шул вакыттан капиталь ремонт күрмәгән.

Быел «Бердәм Русия»нең мәдәният учреждениеләренең эш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән «Кече туган ил мәдәнияте» федераль партия проектында катнашу нәтиҗәсендә район Мәдәният сараеның тамашалар залы утыргычларын алмаштыруга федераль бюджеттан 3,5 млн сум акча бүленде. Муниципаль бюджеттан кушма финанслау 857 мең сум тәшкил итте. Бу акча зур залга - 400 һәм кече зал өчен 200 кәнәфи сатып алуга, шулай ук тамашалар залы идәнен ремонтлауга тотылачак.
Бүгенге көндә бүлеп бирелгән акча үзләштерелә. Аукционда җиңгән подрядчы булып Октябрьский шәһәреннән шәхси эшкуар Б.И.Гыйззәтуллин тора. Кыска гына вакыт эчендә аның эшчеләре иске утыргычларны һәм иске идәннәрне сүттеләр һәм идәнне капиталь ремонтлауга керештеләр. Өрлекләрне тулысынча алмаштырып, хәзерге вакытта алар идән такталарын махсус эремә белән эшкәртәләр һәм тиздән аларны җәюгә керешәчәкләр.
«Бердәм Русия» партиясенә, муниципаль район хаки-миятенә мәдәният учреж-дениесенә ярдәм өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Гүзәл Мөхәмәдиярова, район Мәдәният сарае
мөдире.
Читайте нас: