+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 август 2019, 13:24

Заводта аны ихтирам итәләр

Бакалы кирпеч заводы эшли башлаганнан алып, предприятие җитәкчелеге кадрлар белән тәэмин ителүгә, алар өчен уңайлы хезмәт шартлары булдыруга зур игътибар бирә. Чөнки һәр эшнең уңышы өчен иң мөһиме - кешеләр, ә бездә алар яхшылар, һәрберсе иң җылы сүзләргә лаек.

Заводка нигез салынганнан башлап зур тырышлык белән хезмәт куючылар арасында И.Ф. Каюмов та бар. Илһам Фәнисович завод тормышын төзүче булып башлаган. Аның куллары белән яңа цехлар төзелде, элеккеләре модернизацияләнде. Биш елга якын ул кирпечне мичкә утыртучы-алучы булып эшли, кирпечләрне сортларга аера һәм махсус аслыкларга тезә. Вакыт белән исәпләшмичә, җиткерелгән планны уңышлы үтәп хезмәт куя. Эшче пөхтәлеге, намуслылыгы, тыйнаклыгы белән аерылып тора. И.Ф.Каюмов кебек эшчеләр - заводның горурлыгы һәм абруе.
Һөнәри бәйрәм алдыннан И.Ф. Каюмов Башкортстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Дмитрий Кулейкин, төяү участогы мастеры.
Читайте нас: