+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 август 2019, 13:31

Десантчыларның игелекле гамәле

Аларның девиз - «Бездән башка беркем дә!» - буш сүзләр түгел, ә яшәү кредосы.

Көчле, батыр, кыю десантчылар һәрвакыт беренче булып Ватанны саклауга басарга әзер. Алар - Ватанга тугрылыкның чагу мисалы. Гаскәрләрнең иң яшь төре вакыт эчендә Русия Армиясе элитасы булып танылды.
2 август иртәсендә, кешеләр уянып кына килгәндә, Бакалы урамнары алар - зәңгәр беретлы кешеләр белән тулды. Әмма алар иртәнге тынычлыкны бозу өчен түгел, ә тыныч һәм игелекле миссия – балаларга шатлык китерү өчен чыктылар.
Десантчыларны бу көнне күмәк чаралар көтте, аларның берсе - Бакалы районының балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлегендә малайлар һәм кызлар белән очрашу. Кунаклар балаларга үзләренең хезмәтләре, Һава- десант гаскәрләренең атрибутикасы турында сөйләделәр, хәрби җырлар башкардылар, балаларның сорауларына җавап бирделәр һәм бәйге үткәрделәр. Балалар зур кызыксыну белән кунакларның бүләкләрен карадылар, малайлар алган бүләк билгеләре турында күп сораулар бирделәр. Парашюттан беренче тапкыр сикерүнең ничек узуы, куркыныч булу-булмавы балаларга кызык иде.
Десантчылар үз куллары белән балаларга бик күп бүләкләр – мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзаклар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иҗат җыелмасы белән папкалар һәм, әлбәттә инде, бик зур татлы карбыз алып килделәр.
Моңа һава торышы да уң килде – җәйге кояшлы көн бәйрәмдә катнашучыларның барысына да күтәренке кәеф бүләк итте.
Ольга Дунаева,
социаль приют тәрбиячесе.
Читайте нас: