+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 август 2019, 13:54

Приздан канәгать

Безнең ышанычлы абунәчебез редакциягә җиңүенә һаман да ышанып бетә алмыйча килгән иде. Шулай булмый! Электр иттарткычы аның тормышында беренче отыш икән бит.

Безнең ышанычлы абунәчебез редакциягә җиңүенә һаман да ышанып бетә алмыйча килгән иде. Шулай булмый! Электр иттарткычы аның тормышында беренче отыш икән бит.
- Беркайчан да үз гомеремдә берни отканым булмады, күңелле гаҗәпләнү кичерәм, - ди бәхетле отыш хуҗасы. – Һәрвакыттагыча, иртән гәзитнең чираттагы санын алып, барлык мәкаләләргә тиз генә күз йөгерттем. Минем гадәт шундый, башта тиз генә карап чыгам да, гәзитне хатыныма бирәм. Соңрак инде утырып алып, баштан азагына кадәр укып чыгам, бер генә язманы да калдырмыйм. Еш кына мәкаләләрне кабат-кабат укыйм, - ди Валерий Сергеевич.
Отыш турындагы яңалыкны аңа тормыш иптәше Галина хәбәр итә. Ул, әлбәттә,үз күзе белән күрми ышанмый.
- Район гәзитен бик яратам, - дип билгеләде тугры укучыбыз («районканы 40 елдан артык алдыра), - барысын аннан укып беләбез. Анда районның барлык яңалыгы. Районныкы гына түгел, республиканыкы да. Кайда нәрсә ачканнар, нинди чаралар узган, кем килгән һ.б. Гәзит битләреннән барысын белергә була. Хәзер, мондый зур приз откач, гәзиткә язылып, укып кына калмыйм, киләсе призлар уйнатуда да катнашачакмын. Хөрмәтле редакция, приз өчен зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар сезгә!
Читайте нас: