+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 август 2019, 13:52

Сарыкчылык – табышлы тармак

Безнең районда сарык үрчетү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыклары бик аз.

Өй шартларында сарыклар үрчетү фермер хуҗалыгының табышлы тармагы булып санала. Килей авылыннан шәхси эшкуар П.М.Зайцев роман токымлы сарыклар үрчетү белән 2012 елдан бирле шөгыльләнә. Ул үз эшен 50 башка исәпләнгән кечкенә көтүдән башлады, ә бүген аның хуҗалыгында 1200 баш сарык асрала.
Павел Михайлович бу эшкә җитди якын килде, үрчетү үзенчәлеген өйрәнде, безнең шартлар өчен бик яхшы токым сайлады. Роман сарыкларына тукталды. Алар талымсыз, салкынга да, эссегә дә тиз җайлаша, чыдам, үрчемле, калган сарыклар бер–ике бәрән китергәндә, бер сарыктан 4 бәрән алырга була. Аларның ите дә тәмлелеге белән дан тота.
Сарыклар асрау өчен фермер элеккеге «Ленинский путь» колхозының сарык фермасы бинасын сатып ала, аны ремонтлый, олы маллар өчен дә, бәрәннәр өчен дә барлык шартлар тудыра. Вакыт узгач, үз акчасына терлекләр өчен тагын бер бина төзи, печән саклау урыны, склад сатып ала. Кышкы чорда сарыкларны биналарда, кардада асрыйлар, ә язгы-җәйге чор башлану белән көтүлекләргә күчерәләр. Без килгән көнне көтүчеләр Николай Дужев һәм Таһир Джуракулов сарыкларны фермадан ерак түгел көтүлектә йөртә иделәр. Корпусларда әле күптән түгел генә дөньяга килгән бәрәннәре белән ана сарыклар гына калган. Бүгенге көндә аларның саны 600 башка якын.
Фермер хуҗалыгында терлек азыгы җитештерү өчен 726 гектар җир бар, шуның 120 гектары бөртеклеләр - арпа, бодай, солы, калган мәйданда - күпьеллык үләннәр һәм көтүлекләр. Павел Михайлович культураларның яхшы гына үсүен, беренчеләрдән булып терлек азыгына барачак солыны, аннан соң арпаны урып-җыя башлаячакларын билгеләп үтте. Иң соңгы итеп бодайны урып-җыячаклар һәм ашлык итеп сатачаклар.
Эльвира Солтанова.
Читайте нас: