+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 август 2019, 13:28

Тәҗрибәле эшкуарның товары таләп ителә

Алевтина Егоровна Савельеваның 40 ел хезмәт стажы бар. Яшьли бар эшкә дә кыю, иҗади караш белән тотына.

Шуңа да Көнкүреш йортында эшли башлагач та үзен халыкны көнкүреш хезмәтләндерү өлкәсенең уңышлы эшләүче хезмәткәре буларак күрсәтте. 90нчы еллар башланмаса, шулай дәвам дә иткән булыр иде.
1994 елда районда исәп буенча унберенче шәхси эшкуар булып теркәлә. Базарда кием-салым сату ноктасы белән башлап җибәрә. Аннан нокталарны ике, өчкә җиткерә. Авырлыкларга карамый, Мәскәү, Алма-Ата, Казан, Екатеринбург, Новосибирск һәм башка шәһәрләрдән, Польшадан сыйфатлы товар кайтара. Ул вакытта кием “ә” дигәнче сатып алына, шуңа карамастан, Алевтина Егоровна һәрвакыт шәхси заказларны үтәргә, һәр сатып алучының ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырышып эшли. Шуңа да аның товар алып кайтуын көтеп алалар.
25 ел үтеп киткән. Эшкуар бүген дә аның өчен керем түгел, ә сатып алучыларның товар һәм хезмәтләндерү белән канәгать булуы зур куаныч икәнен яшерми. Шул сәбәпле уңайлыклар да, ассортимент та булган магазин ачарга җөрьәт итә. Красноармейская урамында кызыл юлда урнашкан бинаны сатып ала, ремонтлый һәм тыштан матур, эчтән иркен һәм уңайлы булган “Декор” магазины ача.
Хәзер, бирегә килеп, ремонттан башлап бизәүгә кадәр кирәкле материалларны табарга мөмкин.
Ләлә Рамазанова.
Реклама хокукында. ОГРН 304020708600072.
Читайте нас: