+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 август 2019, 14:00

Балалар мәйданчыгы ачылды

Үсеп килүче бала, үсмер сәламәтлегенең нигезе булып яхшы туклану, йокы һәм, әлбәттә, саф һавада хәрәкәтле уеннар тора. 

Ә кайда күңелле итеп һәм файда белән уйнарга була? Әлбәттә, балалар мәйданчыгында! Төзүче көне алдыннан Бакалы авылы Мәдәният сарае территориясендә балалар мәйданчыгы ачылды.
Бу күптән көтелгән бүләкне район үзәгенең кечкенә халкы шатланып кабул итте һәм мәйданчыкны ачу тантанасына кадәр үк анда уйнарга йөри башлады. Һәр көн мәйданчык шау-гөр килеп торды: балалар таганда атындылар, таудан шудылар, комлыкта, лабиринтта уйнадылар, ягъни ял вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрделәр. Ә ачылган көнне мәйданчык кырмыска оясын хәтерләтте: музыка уйнады, балалар шау-гөр килеп йөгереште, ә иң кечкенәләр әти-әниләре, әби-бабалары каравында төрле аттракционнарда күңел ачты, фоторәсемгә төште, чыр-чу килде.
Э.Солтанова.
Читайте нас: