+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 август 2019, 14:08

Ихаталар матурлана

Җәйнең соңгы ае бара, димәк, «Башкорт ихаталары» республика программасын тормышка ашыру буенча соңгы ай.

Исегезгә төшерәбез, район үзәге буенча ихата территорияләрендә эшләр алып барыла: Киров урамындагы 83нче һәм 85нче, Ворошилов, 32, Кызыл партизаннар, 57, Ворошилов урамындагы 2, 4, 6 һәм 8нче йортлар.
Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы И.Н.Миронов сүзләренчә, бер генә ихатада да программа кысаларында үткәрелгән эшләр тулысынча тәмамланмаган. Тоткарлануның төп сәбәбе - начар һава шартлары, алар подрядчыларга тулы көчкә эшләргә комачаулый. Тик гаделлек өчен шунысын да билгеләргә кирәк, эшләрнең тоткарлануына яңгырлы һава торышы гына сәбәп түгел, подрядчыларның намуссызлыгы да бар.
Ихаталар буйлап үтеп, эшнең нинди стадиядә баруын үз күзләребез белән күрдек. Хәзерге вакытта Киров урамындагы 83нче һәм 85нче йортларның ихаталарга керү юлларын асфальтлау тәмамланган, өйтүр бакча коймалары алыштырылган. Парковка урыннарына һәм контейнер мәйданчыгына кадәр юлга асфальт җәясе калды.
Эшләрне тәмамлау өчен вакыт аз кала, ә алар күп әле. Алда балалар мәйданчыгын урнаштыру (аның аскы өлеше әзер инде) һәм башка эшләр тора. Һава торышы яхшы булыр, подрядчылар да вакытында өлгерерләр, дип ышанабыз.
Э.Солтанова.
Читайте нас: