+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 август 2019, 14:10

Шулай дәвам итәргә, кирпеч заводы эшчәннәре!

Бакалы кирпеч заводында Төзүче көне алдыннан абруйлы һөнәр ияләрен хөрмәтләделәр.

Коллективны беренче булып заводның генераль директоры М.Х.Арсланов котлады. Марат Хәмитович заводның аягында нык басып торуын һәм хезмәт сөючән коллективның, инженерлык хезмәтеннән башлап шоферларга кадәр һәркемнең тырышлыгы белән үсүен сөйләде. Ул барысына да ныклы сәламәтлек, гаиләләренә бәхет, шулай ук предприятие иминлеге өчен иҗади эш теләде.
Аның кулыннан С.Казыйханова, В.Сазыкин, Н.Чубараев, Р.Тангаев, Р.Дәүләтшин предприятиенең Мактау грамоталарын алдылар. Рәхмәт хатлары белән Р.Хасбиев, Д.Мананников, А.Имашев, Е.Маслов, А.Әхмәдьянов бүләкләнделәр.
Заводның башкаручы директоры В.К.Сабитов завод эшчеләренең югары һөнәри осталыгын билгеләп үтте, барлык белгечлек кешеләре мактауга лаек булуын ассызыклады. Вадим Климович аеруча тырыш хезмәт куючыларны атады, алар - С.Кулейкин, И.Корбангалиев, Ю.Миңнегәрәев, Р.Дәүләтов, Р.Сайранов, И.Гобәйдуллин, Н.Чубараев, Л.Артемьев һәм башкалар.
Завод коллективын район хакимияте башлыгы А.Г. Андреев сәламләде. Ул, предприятие хезмәткәрләрен Төзүче көне белән котлап, Бакалы кирпеченең район бренды булуын һәм республикадан читтә дә танылуын билгеләп үтте.
Читайте нас: