+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 август 2019, 14:16

Төрле ихаталар бар...

Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г. Андреев район үзәген төзекләндерү буенча барлык эшләргә үзе кураторлык итә. Александр Георгиевич үз урынбасарлары белән күпфатирлы йортларның ихата территорияләрен даими карап чыгып, халык белән очраша.

Шушы көннәрдә ул Ленин урамындагы 109, 111, 113нче һәм Совет урамындагы 3нче йортларда булды, анда подъездларның, өйтүр бакчаларның торышы белән танышты.
- Йортлар һәм йорт яны территорияләренең торышы төрлечә. Кайдадыр бик пөхтә, каралган, кайдадыр эшлисе бар. Йортларда яшәүчеләр белән иске корылмаларны сүтү, ихата территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү буенча шимбә өмәләре үткәрү мәсьәләләрен тикшердек. Үз чиратыбызда, без Ленин урамындагы 109нчы йортка капиталь ремонт ясау, подъездларны ремонтлау, җәмәгать территориясен төзекләндерү буенча эшләячәкбез. Республика программаларында катнашу буенча БРның торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән эшләячәкбез. Бу йортларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәм - бары тик уртак көч белән генә без тәртип урнаштыра һәм уңайлы шартларда яши алачакбыз, - дип ассызыклады ул.
Читайте нас: