Программада: театрлаштыру, «Җәйге фантазия» костюмлаштырылган дефиле, яшьләр концерты, чәчәкләр күргәзмәсе, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән эшләнмәләр конкурсы. Яшелчә, җиләк-җимеш культуралары, яшел тәмләткечләр, консервланган яшелчә һәм җиләк-җимеш, дару үләннәре коллекциясе, үстерелгән чәчәкләрнең, яшелчә түтәлләренең фоторәсемнәре күргәзмә экспонатлары булачак.
Балалар өчен күңелле уеннар, кызыклы конкурслар, флешмоб, аквагрим, асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырылачак, призлар, бүләкләр булачак. Дискотека.