+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 август 2019, 12:36

Бердәм тавыш бирү көненә әзерләнәбез

Балалар иҗат йортында 2019 елның 8 сентябренә билгеләнгән сайлау кампанияләренә әзерләнү һәм уздыру мәсьәләләре буенча участок сайлау комиссияләре рәисләре, урынбасарлары һәм секретарьлары һәм муниципаль район авыл биләмәләре башлыклары катнашлыгында киңәшмә булып узды.

Киңәшмәдә янгын күзәтчелеге инспекциясе һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге вәкилләре катнашты.
Янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы А.И.Галин үз чыгышында тавыш бирүне уздыру биналарына куелучы төп таләпләрне атады. Артур Илфатович авыл биләмәләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, участок комиссияләре эше өчен бирелгән биналарда янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозу очракларын кыска вакыт эчендә бетерергә чакырды. Дәүләт инспекторы сайлауларны оештыручыларга янгын хәвефсезлеген тәэмин итүдә, янгынга каршы инструктажлар һәм башка профилактик чаралар үткәрүдә һәрьяклы методик ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Бакалы районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.М.Аллаяров үз чыгышында тавыш бирү өчен биналарның террорчылыкка каршы саклануына, документларны саклау өчен металл сейфлар яки шкафлар булуга, шулай ук якын-тирә территорияне яктыртуга аерым игътибар юнәлтте. Руслан Мирзаһитович билгеләп үткәнчә, участок сайлау комиссияләре, чараларның уртак планына ярашлы, сайлау бюллетеньнәрен алганнан соң участок биналарын полиция хезмәткәрләре сак астына алалар һәм, участок сайлау комиссиясе рәисе белән килешенеп, документларны территориаль сайлау комиссиясенә тапшырганнан соң сактан төшерәләр.
Төп доклад белән территориаль сайлау комиссиясе рәисе О.А.Ефимов чыгыш ясады. Ул сайлау законнарындагы яңалыклар, алда торган сайлау кампанияләренең үзенчәлекләре турында сөйләде. Моннан тыш, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Башкортстан Республикасы Башлыгын, урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларны оештыручылар алдында торган бурычларга җентекләп тукталды. Алда торган тавыш бирү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар белән эшләү, сайлаучыларны урнашу урыны буенча исемлеккә кертү, шул исәптән Мәскәүдә оештырылган санлы участокларда да сайлау мөмкинлеге турында сайлаучыларга киң мәгълүмат бирү зарурлыгына игътибар итте.
Читайте нас: