+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 август 2019, 13:23

Хакимият көне Мостафада

Чираттагы Хакимият көне Мостафа авылында узды. Авыл биләмәсе халкы белән очрашуга район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның урынбасарлары, структура оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре килгән иде.

Мостафа авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Ә.Гыйззәтуллин үз чыгышында авыл Советы турында җентекле мәгълүмат бирде, башкарылган эшләр һәм якын киләчәккә планнар турында сөйләде. Биләмә халкы авылларны төзекләндерү максатыннан төрле программаларда актив катнаша. Быел урындагы инициативаларны хуплау программасы кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Мостафа авылында һәйкәл кую буенча эш башлаганнар. “Безнең авыл” программасында катнашып, Нарат-Елга авылы зиратын төзекләндерәләр.
Читайте нас: