+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 август 2019, 12:33

Һәр көн алтын бәясендә, ди хуҗалык җитәкчесе Альберт Хәйруллин

Көн торышы яхшыру белән, “Учтым” авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре урып-җыю эшләрен дәвам иттеләр. Хуҗалык җитәкчесе А.М.Хәйруллинны без ындыр табагында очраттык. Альберт Мирзахмәтович безне 16 августка хуҗалыкның эшләр торышы белән таныштырды.




- Һава торышына бәйле без уракка август уртасында гына керештек. Элек арышны тезмәләргә июль урталарында чаба башлаган булсак, быел, яңгырлар яву сәбәпле, соңга калдык. Шушы көннәрдә генә уҗым арышына төштек, аны турыга гына суктырабыз. Югалтулар һәм өстәмә чыгымнар булмасын өчен, өлгергән икмәкне, соңыннан киптерергә кирәк булса да, вакытында җыю яхшы.Механизаторлар намус белән эшли, беркемне дә ашыктырырга кирәкми. Урак башланганнан алып 100 гектардан уңыш җыелды. Монда «Нива Эффект» комбайнында Сөнәгать Гарифуллин һәм аның ярдәмчесе Илгиз Гарифуллин уңышлы гына эшлиләр. ГАЗ-53 машинасында Илдар Латыпов икмәк ташый. Безгә барлыгы 200 гектарга якын уҗым һәм 500 гектардан артык сабан ашлыгын җыярга кирәк, - дип билгеләде Альберт Мирзахмәтович.


Эльвира Шәйхразиева.


Читайте нас: