+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 август 2019, 17:28

Сарымсаклы помидорлар

Ингредиентлар:
Помидорлар — 3 л банкага күпме сыя шуның кадәр;
Уылган сарымсак— 2 аш кашыгы өеп;
Тоз — 1 аш кашыгы
Шикәр комы— 100 гр
Уксус 70% — 1 аш кашыгы
Эшләү тәртибе:
1. Помидорларны стерильләшкән банкаларга тутырып кайнар су салып 10 минут тотарга.
2.Сарымсакны уарга.
3. Банкадан суны кәстрүлгә авыштырып, тоз, шикәр комын салып кайнатырга куярга. Тоз, шикәр комы эрегәч сүндереп уксус салырга.
4. Банкага уылган сарымсакны салырга, һәм рассолны агызырга! Капкачларны ябып банканы әйләндереп суынганчы төреп куярга!
Тәмле булсын!!!
Читайте нас: