+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 август 2019, 18:50

22 август - Русия Федерациясенең Дәүләт флагы көне

Һәр дәүләт, уртак мәнфәгатьләр белән берләшкән кешеләр төркеме, берлек үз символикасына ия. Дәүләт флагы - шуларның берсе. Аның төсләрен спортчылар, галимнәр һәм инженерлар яклый, хәрбиләр аның белән сугышчан хәрәкәтләр вакытында һәм парадта чыгыш ясый.
Нәкъ менә аның белән теге яки бу ил барлык күрше һәм ерак илләргә билгеле.
Илебез флагы горизонталь буйлары белән өч төстәге тукымадан тора. Алар русиялеләрнең үзенчәлекләрен, тарихи чорларын һәм вакыйгаларын билгели. Ак төс – русиялеләрнең намуслылыгы, кызыл – батырлык һәм ихтыяр көче, ә зәңгәр – түземлек, ярату һәм тугрылыклы булу турында сөйли.
Русия дәүләтенең һәм аның флагының үсеш тарихы да кызыклы һәм масштаблы. Русиядә дәүләтнең әлеге символ бәйрәме 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Бүген флаг, герб һәм гимн илебезнең рәсми символлары булып тора, бу хакта РФ Конституциясендә әйтелә.
Бәйрәм алдыннан, 21 августта, Бакалы психоневрологик интернатта социаль хезмәт алучылар белән яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты, «Бердәм Русиянең яшь гвардиясе» волонтерлар корпусы вәкилләре очрашуы узды. Әлеге очрашуда волонтерлар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.
Истәлекле дата уңаеннан районда үткәрелгән чаралар турында киләсе саннарда укыгыз.
*** *** ***
Хөрмәтле
бакалылар!
Сезне 24 августта узачак җиңел атлетика йөгерешенә чакырабыз. Дистанция - 1,3 км. Теркәлү һәм старт - Бакалы авылы Мәдәният сарае каршында.
Читайте нас: