+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 август 2019, 12:27

Иҗади очкын белән

Яңа Илек мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Жадова Светлана Андреевна - зур укытучылык тәҗрибәсен, белем байлыгын һәм укучыларны укыту процессына чын-чынлап иҗади, рухи мөнәсәбәтне берләштерүче педа-гогларның берсе. Андый кешеләр турында “ут чәчеп эшли”, үзен тулысынча белән эшкә бирә, диләр.

Светлана Андреевна - югары квалификация категориясенә ия укытучы. Күп еллар директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып уңышлы эшли һәм аның һәр көне сәгатьләп бүленгән: мәктәптәге контроль, педсовет, отчетлар, киңәшмәләр, ата-аналар җыелышлары, балалар белән аерым занятиеләр. Моннан тыш, күп кенә районда үткәрелгән һөнәри конкурсларда актив катнаша һәм призлы урыннар ала. Шулай ук үз тәҗрибәсен коллегалары белән дә уртаклашып, мәктәп һәм район укытучылары өчен ачык дәресләр үткәрә.
Коллегабыз искиткеч педагог һәм остаз гына түгел, ә менә дигән гүзәл хуҗабикә, кайгыртучан кыз, уңган килен, хатын һәм әни дә. Ире Сергей Константинович белән ике улларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләп үстерделәр.
Юбилее алдыннан Светлана Андреевнага ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам, талантлы укучылар һәм эшендә яңа уңышлар телибез.
Раиса Кузнецова,
Яңа Илек мәктәбенең чит телләр
укытучысы.
Читайте нас: