+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 август 2019, 13:21

Игътибар - балалар!

12 августтан 9 сентябрьгә кадәр Бакалы районы территориясендә “Игътибар – балалар!” исемендәге профилактикалау чаралары узачак, аның төп бурычы булып балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү тора. Статистик мәгълүматлар күрсәткәнчә, Бакалы районында ел башыннан бер бала зыян күргән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Белем көне алдыннан полиция хезмәткәрләре балигъ булмаганнар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан мәктәпкәчә һәм белем бирү оешмаларына керү юлларының, юл билгеләренең, тамгаларның, светофор объектларының һәм коймаларның эксплуатацион торышын тикшерәчәкләр. Белем бирү оешмаларының педагогик коллективлары белән берлектә ата-аналар һәм укучылар белән очрашулар оештырылачак. 1 сентябрьдә юллар янында урнашкан мәктәпләрнең ЮХХДИ нарядларын кую планлаштырыла.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искә төшерә һәм җәяүлеләргә аерым игътибар бирергә, аерым алганда, балаларның мәктәпкә һәм өйгә, шулай ук ял итү урыннарына бару маршрутын тикшерергә кирәклеген кисәтә.
Эльвера Әхмәдшина,
юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча
инспектор.
Читайте нас: