0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 август 2019, 13:20

Контрольдә - автобуслар

Яңа уку елы алдыннан Бакалы районының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәп автобусларының техник торышына тикшерү үткәрделәр. Барлыгы 24 автобус тикшерелде.

Транспорт чараларында ут сүндергечләр һәм медицина аптечкалары, хәвефсезлек каешлары, маяклар булуга, автобусларның «задний ход» тавыш сигналы, тахографлар, тормоз системасы белән җиһазлануына аерым игътибар бирелде. Берничә автобуста җитешсезлекләр булуы ачыкланды, алар турында тиешле ведомстволарга хәбәр ителде. ЮХХДИ бүлеге хезмәткәрләре пассажир ташучыларга җитешсезлекләрне бетерергә тиешлекләре, шуннан соң алар кабат тикшерү узачагын белдерделәр.
Балаларны бары тикшерү үткән автобуслар гына йөртәчәк. Транспорт чараларын тикшерүдән тыш, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә дә игътибар итте – алар белән профилактикалау әңгәмәләре үткәрелде, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр һәм аларны бозган өчен җаваплылык турында фикер алышынды.
Читайте нас: