+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 август 2019, 12:26

Лаеклыга тавыш бирик

Ләйсән Яковлева,
районның Пенсия фонды идарәсе начальнигы.
- Һәрберебез тормыш сыйфа-тының максималь күтәрелүен һәм якын кешеләре өчен иминлек тели. Без профессиональ планда уңышлы булырга, сәламәтлегебезне күзәтеп торырга омтылабыз, иртәгесе көнгә ышаныч телибез.
Киләчәгебез һәм балалары-бызның киләчәге, тулаем җәмгыять, авыл хуҗалыгы, сәнәгать үсеше республикабызны кем җитәкләвенә бәйле. Шуңа күрә Бердәм тавыш бирү көнендә без дөрес сайларга, без ышаныч белдерәчәк, мәнфәгатьләребезне яклаячак, безне ишетәчәк һәм тыңлаячак кандидатны сайларга тиешбез.
Республика лидеры белән гади кешеләрнең аралашу мөмкинлеге, аның районнарда ешрак булуын, урыннардагы эшләрнең торышын шәхсән үзе белүен телисе килә. Менә шул вакытта күп кенә мәсьәләләр хәл ителәчәк. Авыл халкы, һичшиксез, сайлау участокларына барырга һәм лаеклы кешегә тавыш бирергә тиеш дип саныйм. Һәркемнең тавышы мөһим.
Читайте нас: