+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 август 2019, 12:30

Мәктәп укучыларын көтә

Озак та үтмәс, мәктәпләрдә кыңгырау чыңлаячак. Әмма моңа кадәр барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында белем бирү процессы уңайлы шартларда узсын өчен зур эш алып барыла.

- Уку елына әзерлек инде күптән, яздан башланды, - дип сөйли Иске Әҗми мәктәбе директоры Сидоров Вячеслав Евгеньевич.  - Уку чоры дәвамында тиешле эшләр башкарылды. Хәзерге вакытта барлык уку кабинетларына, коридорларга, спорт һәм актлар залларына, ашханәгә ремонт ясалды. Ремонт педагоглар, техперсонал, балалар һәм ата-аналар көче белән башкарылды. Матди планда район хакимиятенең мәгариф бүлеге, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты, шәхси эшкуар Топорков Юрий Дмитриевич, шулай ук Елисеев Александр Николаевич, муниципаль район Советы депутаты Измайлов Виктор Александрович, күп кенә ата-аналар зур ярдәм күрсәттеләр.
16 кешедән торган коллектив эшкә бик җаваплы карады. Мәктәп территориясендә, ул 3 гектарга якын, үлән чабылды һәм җыеп алынды, түтәлләр уталды, чәчкәлекләрдәге гөлләр хуш ис тарата. 70 сотый бәрәңге, яшелчә культураларына бирелгән. Түтәлләр каралган, әйләнә-тирәдә чисталык, яфракларның һәм сабакларның зурылыгына караганда, быел уңыш яхшы булачак. Участокта шулай ук җиләк-җимеш, урман агач-куаклары үсентеләре күп. Алынган уңыш укучыларны мәктәп ашханәсендә тукландыру өчен кулланыла.
Мәктәптә яшь буынга белем бирү һәм аның үсеше өчен уңайлы шартлар тудырылды: Нарат-Чокыр авылыннан балаларны мәктәп автобусында китерү оештырылды, медпункт, газ котельные, уен мәйданчыклары, экологик сукмак, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыгы, китапханә бар.
Мәктәп каршында «Родничок» мәктәпкәчә белем бирү төркеме эшли, анда Иске Әҗми авылыннан гына түгел, якын-тирә авыллардан да балалар йөри.
Директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Э.М. Тойчина сүзләренә караганда, мәктәп квалификацияле кадрлар һәм кирәкле уку әсбаплары белән тәэмин ителгән. Барлык укучылар дәреслекләрне бушлай алачаклар.
Ремонт эшләре тәмамланды. Кемдер бирегә беренче тапкыр киләчәк, кемнеңдер бу уку елы - чыгарылыш елы. Каникуллар вакытында күпләр сыйныфташларын, укытучыларын сагынырга да өлгерделәр инде. Иске Әҗми мәктәбе тынгы белмәс һәм инициативалы җитәкчесе белән үз тәрбияләнүчеләрен каршы алырга әзер. Аларны матур кабинетлар, тәҗрибәле педагоглар һәм күңелле вакыйгаларга бай мәктәп тормышы көтә.
Гөлназ Шәяхмәтова.
Читайте нас: