+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 август 2019, 12:32

Тикшерү үттеләр

Яңа уку елы алдыннан районның белем бирү оешмаларын кабул итү булды.

Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, террорчылыкка каршы тору һәм санитар-эпидемиологик иминлек өлкәсендәге закон таләпләрен гамәлгә ашыру максатыннан, 19-20 августта ведомствоара комиссия, шулай ук учреждениеләрнең яңа 2019-2020 уку елына әзерлеген тикшерү комиссиясе тарафыннан ике юнәлеш буенча сәфәр оештырылды.
Тикшерү күрсәткәнчә, җитәкчеләр белем бирү учреждениеләрен әзерләүгә зур җаваплылык белән караганнар. Мәктәпләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген тоткарлый торган, укучыларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы хокук бозулар ачыкланмады.
Азат КУЧУМОВ,
комиссия әгъзасы.
Читайте нас: