+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 август 2019, 12:24

Уку елына без әзер

Районның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре үз эшчәнлекләрен Русия Президентының 2018 елның май указларында яңгыраган юнәлешләр нигезендә коралар. Безнең алга 2024 елга Русияне белем бирү сыйфаты буенча дөнья күләмендә әйдәп баручы 10 ил исәбенә кертү максаты куелган. «Мәгариф» гомумдәүләт проекты тугыз проектны үз эченә ала, шуларның дүртесе тормышка ашырыла.

Киләсе уку елында 28 учреждение муниципаль мәгариф системасын тәшкил итәчәк. Бу - 23 гомуми белем бирү, 3 мәктәпкәчә һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесе. «Заманча мәктәп» проекты кысаларында беренче мәктәпнең яңа бинасы файдалануга тапшырыла, район үзәге мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» дип аталган санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре эшли башлаячак.
Яңа уку елыннан районның барлык мәктәпләре биш көнлек эш режимына күчә.
Мәгариф системасында 515 педагог эшләячәк. Узган уку елында аларның 320се төрле компетенцияләр буенча квалификация күтәрү курслары узды, бу гомуми саннан 62 процент тәшкил итә. Яңа заман безнең алдыбызга яңа бурычлар куя, районның һөнәрмәнд, иҗади педагогик хезмәткәрләре коллективы аларны хәл итәргә әзер.
«Һәр баланың уңышы» проектының максаты булып балалар һәм яшьләрнең үзбилгеләнешенә һәм һөнәри ориентациясенә юнәлдерелгән сәләтләрен һәм талантларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү буенча нәтиҗәле система формалаштыру тора. Интеллектуаль юнәлешкә килгәндә, мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениеләренең эш нәтиҗәсе булып интеллектуаль конкурслар һәм олимпиадалардагы нәтиҗәләр тора. 4 мәктәптән 18 укучы республика, төбәкара, халыкара дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында җиңүче һәм призчы булды. Районда фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга зур игътибар бирелә. Районда ел саен призлы урыннарны алган иң яхшы эшләр республика конкурсына җибәрелә. 2018-2019 уку елында аларның 5се призлы урыннар яулады.
Өстәмә белем бирү учреждениеләре балалар талантларын үстерүгә зур өлеш кертүләрен дәвам итә. Өстәмә белем бирү учреждениеләренә йөрүчеләр мәктәп укучыларының гомуми саныннан 79 процент тәшкил итә. Биш көнлек укытуга күчү сәбәпле, әлеге учреждениеләрнең эш режимы үзгәрәчәк.
Районда мәктәпкәчә белем бирү системасы ата-аналар ихтыяҗына юнәлдерелгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре челтәре булып тора. Биредә бүген иң мөһиме - аның һәркем өчен кулайлыгын тәэмин итү. Бакалы балалары өчен 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәр мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 100 процент тәшкил итә. Чиратларны бетерү, педагогларның квалификациясен, белем бирү сыйфатын күтәрү, инновацион эшчәнлекне үстерү - мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге безнең өстенлек.
Балаларның ялын оештыру да үсеп килүче буынга тәрбия һәм өстәмә белем бирү системасында мөһим звено булып тора. Җәйге чорда 10 көндезге үзәк, 10 хезмәт һәм ял лагере, шәһәр яны лагере эшләде, бу 915 баланың ялын оештыру мөмкинлеген бирде. Барлык сәламәтләндерү учреждениеләрендә дә укучыларның сәламәтлеген яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудырылды.
Лилия Галиева,
мәгариф бүлеге начальнигы.
Читайте нас: