+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 август 2019, 12:14

Урак кызганнан-кыза

Яңгырлар урак темпын киметүгә карамастан, «Очкын» җәмгыяте игенчеләре, яхшы көннәр урнашу белән, техниканы басуларга чыгарып, уҗым арышын җыеп алдылар.

Без килгән көнне басуда эш кайный иде. Комбайнчылар Илфак Мохтаров һәм Фәвис Шакиров уҗым арышын суктыралар, алар артыннан Андрей Ильдухин саламны пресслап бара. Ферма территориясенә салам төргәкләрен Габбәс Хөснетдинов һәм Константин Ильдухин төяп ташыйлар иде. Комбайннар бункеры ашлык белән тулуга, Назыйф Шәрифуллинның йөк машинасы килеп җитте, ашлыкны төяп, аны ындыр табагына алып китте. Шәхси ГАЗ-53ендә Назыйф Баязитович җәй саен урып-җыю, язгы кыр эшләре вакытында хуҗалыкка ярдәм итә. «Чык булмаса, урып-җыю иртәнге сәгать 8дән төнгә кадәр дәвам итә», - дип билгеләп үтте ул.
Хуҗалык җитәкчесе А.А.Шәрәфетдинов белән әңгәмәдән урып-җыю эшләре яңгырларга кадәр үк башланганын белдек. Берничә көн эчендә 180 гектарда уҗым арышын җыеп алганнар һәм арпа басуына күчкәннәр. Арыш быелгы ел өчен начар түгел, уртача уңыш 20 ц тәшкил итә.
- Бер-ике көн эчендә, яңгыр яумаса, арпаны җыеп алабыз, - ди Азат Ахунҗанович. - Быел 250 га арпа, 100 га бодай, 220 га солы чәчтек. Уңыш былтыргыдан ким булмас, дип уйлыйбыз.
Язгы чәчүдә яхшы көн торышы булганлыктан, хуҗалыкта уңыш яхшы өлгергән. Язгы культуралар дәррәү күтәрелгән, шуңа өстәп вакытында агротехник чаралар – төрле чирләргә һәм корткычларга каршы эшкәртү, агулау үткәрелгән, җитәрлек күләмдә минераль ашламалар кертелгән. Иген кырлары җәй көне дә игътибарсыз калмаган. Бодай сыйфатын яхшырту максатыннан азот ашламалары белән эшкәртү уздырылган.
Игенчеләрнең кызган эш мәле булса, мал азыгы хәзерләү төгәлләнүгә таба бара. КСК-100 машинисты Рәсим Сираев, аның ярдәмчесе Илсур Шәйдуллин, шоферлар Рамил Хәйретдинов һәм Андрей Исавлиннардан торган төркем җәй буе тырыш хезмәт куйды, 200 тонна сенаж хәзерләде инде. Моннан тыш, 200 тонна печән хәзерләп саклауга куелган. 180 баш мөгезле эре терлек өчен, аның 80 башы сыерлар, азык җитәрлек булачак. Азык хәзерләүче звено әлеге мәлдә кукуруздан силос сала.
Очкынлыларны бүген урып-җыю гына түгел, мал азыгы хәзерләү дә борчый, көзге чәчүгә җир эшкәртү, уҗым культуралары чәчү, ферманы ремонтлау мәшәкатьләре дә бар. Бар эшләрне дә алар берьюлы алып барырга тырыша.
Э.Солтанова.
Читайте нас: