+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 август 2019, 18:42

«Баланы мәктәпкә җыярга ярдәм итик!» хәйрия акциясе

Дияш авылының «Преображение Господне» храмы каршындагы социаль склад «Баланы мәктәпкә җыярга ярдәм итик!» хәйрия акциясе турында хәбәр итте.

Акциядә катнашырга теләүчеләрнең барысы да аз керемле гаиләләрдән булган балаларны мәктәпкә җыярга ярдәм итү йөзеннән төрле әйберләр алып килә ала. Дияш авылындагы чиркәү регистратурасында иганәләр өчен кәрзин бар.
Барлык җыелган әйберләр Дияш авылындагы «Преображение Господне» храмы каравында булган аз керемле гаиләләргә тапшырылачак.
Читайте нас: