+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 август 2019, 18:36

Камай авылында яшәүчегә төлке ташланган

Шушы көннәрдә Иске Корыч авыл Советының Камай авылында яшәүче гражданка Р. сыер саварга чыга һәм өч бозауга ташланучы төлкене күрә. Ул аны мөстәкыйль рәвештә маллар яныннан куып җибәрергә була. Төлке аңа ташлана һәм тездән өстәнрәк аягын тешли. Хуҗабикә өйгә кереп ирен чакыра. Ишегалдына чыккач, хуҗа төлкенең песи баласын буып үтергәнен күрә, шулчак төлке аңа ташлана. Хуҗа сәнәк белән төлкене үтерә. Аннары ветеринария хезмәтенә һәм медицина хезмәткәренә хәбәр итә.

Хатынга беренче ярдәмне авыл фельдшеры күрсәтә, шуннан соң гражданка Р.ны Бакалы район үзәк дәваханәсенә озаталар, котыру авыруына каршы профилактик вакцинация курсы билгелиләр, ул актив күзәтү астында, хәле тотрыклы.
Төлкенең үле гәүдәсе Туймазы лабораториясендә тикшерелгән, анда котыру вирусы расланган. Билгеле булганча, кыргый хайваннарда бу чирнең төп билгеләре - кешеләрдән курыкмау һәм агрессив булу.
Әлеге очрак гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең - комиссия рәисе - район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Р.З. Хәйдәров - чираттан тыш утырышының төп темасы булды. Утырышта катнашучылар шулай ук авылда котыру авыруы таралуга юл куймау буенча күрелә торган чаралар турында да, Иске Корыч авыл биләмәсендә һәм якын-тирә территорияләрдә котыру авыруын профилактикалау чараларын оештыру, фермалар һәм шәхси хуҗалык территориясендә кыргый хайваннарның һәм этләрнең үтеп керүенә юл куймау буенча күрелә торган чаралар, җәмәгать һәм шәхси малларда котыру авыруларын булдырмас өчен, хезмәткәрләрнең карантин чараларны үтәүгә әзерлеген тәэмин итү турында фикер алыштылар.
Айрат Гомәров, Бакалы районы ветеринария станциясе начальнигы.
Читайте нас: