+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 август 2019, 17:20

«Ислам нуры» мәчетендә

Бу көнне иртәдән мөселманнар Бакалы авылының «Ислам нуры» мәчетенә җыела башлады. Бакалы районы имам-мөхтәсибе Рузалим хәзрәт Хисамбиев җыелучыларны, аларның гаиләләрен БР мөселманнары Диния нәзарәте, шәхсән үз исеменнән Корбан бәйрәме белән котлады һәм тынычлык, иминлек, сәламәтлек теләде.

Бәйрәмнең төп максаты - ислам өммәтен һәм, беренче чиратта, туганнарны һәм якыннарны берләштерү. Шуңа күрә күпчелек мөселманнар өчен Корбан бәйрәме гаилә бәйрәме – күпләр балалары һәм оныклары белән килде. Аннары җыелучылар намазга бастылар. Өлкәннәр белән беррәттән, биредә балалар да, яшүсмерләр дә булуы сөендерде.
Арытаба Рузалим хәзрәт Корбан гаете уңаеннан бәйрәм вәгазе укыды. Вәгазьдә ул изге эш – корбан чалуның мәгънәсен җентекләп ачып бирде. Корбанның асылы корбан малында, итендә түгел, ә сабырлыкта, рухилыкта һәм тәкъвалыкта, дип аңлатты.
Җыелучылар өчен бәйрәм өстәле оештырылды, аның төп иганәчеләре - Бакалы авылы ИКСы хуҗалары Сәхибгәрәевлар. Бу көннәрдә дингә ихлас ышанучы һәркем үз йорты түбәсе астына мөмкин кадәр күбрәк кунаклар җыярга, кешеләрне рәхәтләнеп сөендерергә тырыша.
Аннан соң дин тотучылар корбан чалу йоласын үтәргә юнәлделәр. Традиция буенча итне өч өлешкә бүләләр – берсен аз керемлеләргә бирергә, икенчесе белән якыннарын, дусларын һәм күршеләрен сыйларга кирәк, ә өченче өлешне үзеңә калдырырга була.
Читайте нас: