+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 август 2019, 17:18

Уфага - яңа Форд-Транзитта

Соңгы елларда районда яшәүчеләр Бакалы-Уфа автобус маршруты эшен яңартуларын үтенделәр, һәм менә көткәннәр тормышка ашты! Шушы көннәрдә «Башавтотранс» ДУП филиалы - Туймазы АТПның Бакалы колоннасы ике яңа Форд-Транзит автобусы алды һәм ике юнәлеш буенча - республика башкаласы Уфага һәм Октябрьский шәһәренә көндәлек рейслар ачты.

Бу «Башавтотранс» предприятиесенең автопаркын яңарту нәтиҗәсендә мөмкин булды. Исегезгә төшерәбез, төбәк Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Фәритович Хәбиров йөкләмәсе кысаларында республиканың автобус паркын яңарту дәвам итә. Ике ай эчендә парк шәһәрара һәм шәһәр яны элемтәләре өчен билгеләнгән төрле зурлыктагы 200 автобус белән тулыланды. Һәм, иң мөһиме, автобуслар алга таба да кайтарылачак.
2020 елның 1 апреленә кадәр «Башавтотранс» предприятиесенә 600гә якын яңа автобус, шул исәптән зур, урта һәм кече автобуслар, сатып алу планлаштырыла. Аларның 527се быел ук кайтырга тиеш», - дип хәбәр итте Радий Фәритович Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә. Автобуслар паркын яңарту «Башавтотранс» эшен сыйфатлы яхшыртачак һәм пассажирлар йөртүнең югары һәм уңайлы дәрәҗәсен генә түгел, транспорт хәвефсезлеге дәрәҗәсен дә арттыру мөмкинлеген бирәчәк, дип билгеләп үтте ул.
Форд-Транзит автобуслары 17 пассажирга исәпләнгән, ГЛОНАСС навигациясе системасы, тахографлар, ярым йомшак утыргычлар, җылыту системасы, салонны вентиляцияләү һәм башка опцияләр белән җиһазландырылган.
Автомобильләрне Бакалы авто-колоннасының тәҗрибәле һәм намуслы шоферларына ышанып тапшырдылар. Мәсәлән, Хәнәви Назыйфович Газетдинов автобус руле артында - 35, ә яңа автобусның икенчесен йөртүче Антон Викторович Белов 10 елдан артык эшли.
Автобуслар Бакалы автовокзалыннан Уфага 7 һәм 15 сәгатьтә кузгалалар, Уфадан 11.15 һәм 19 сәгатьтә кире чыгалар. Билет бәясе зурлар өчен - 350 сум, 12 яшькә кадәрге балаларга - 50 процент, студентларга - 20 процент ташлама, пассажир билетны ике якка - барып-кайтырга алса, шулай ук 20 процент ташлама бирелә.
Людмила АЛЧИНОВА,
касса пункты диспетчеры.
Җентекле мәгълүмат - автостанциядә.
Читайте нас: