+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 август 2019, 16:53

31 августтан - Яңа һиҗри ел

31 августта яңа 1441 һиҗри ел башлана. Һиҗри ел Мөхәррәм ае белән башланып китә. Мөхәррәм - бик мөкаддәс ай.

Ул ай Коръәндә һәм сөннәттә искә алына. Мөхәррәм - 4 хәрам айларының берсе. Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән: «Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар (Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм, Раҗәб айлары). Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз («Тәүбә» сүрәсе, 36 аять). Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булса иде!) әйткән: «Аллаһ бөтен айларда золымлык эшләүне тыйды, әмма Аллаһ дүрт ай турында ассызлыклап әйтте, начар гамәл кылсаң, гөнаһ арттырылып языла, изгелек кылсаң, әҗер-савап арттырылып бирелә».
Мөслим риваять кылган бер хәдистә «Мөхәррәм ае ураза тоту өчен Рамазан аеннан кала иң яхшы ай», диелә. Моннан күренгәнчә, бу айда нәфел уразалары тоту, башка айларга карый күпкә әҗерле. Икенче бер хәдистә (Табранинең) «Мөхәррәм аенда тотылган бер көн ураза - 30 көн тотылган ураза әҗеренә ия», диелә.
Бу айда бер бик олы көн бар - Гашура көне. Ул Мөхәррәм аеның 10нчы көненә туры килә. Гарәп теленнән «гашура» дигән сүз «унынчы» дип тәрҗемә ителә. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән . Әгәр дә ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без унынчы (Гашура көне) һәм унберенче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе – рәттән өч көн тоту: Мөхәррәм аеның 9нчы, 10нчы һәм 11нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез.
Читайте нас: