+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 август 2019, 16:35

Җаваплылык тоеп

«Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенең Туймазы шәһәрендәге филиалына караган Бакалы комплекслы хезмәтенең төп бурычы - Бакалы районын газ белән тәэмин итү системасын хәвефсез һәм авариясез эксплуатацияләүне оештыру һәм тәэмин итү.

Штатта 65 кеше бар. 777 км газ челтәре һәм алардагы корылмалар, 106 газ-регулятор пункты, 162 коммуналь-көнкүреш объекты, 107 газүткәргечләрне электрохимик саклау станциясе, 6 сәнәгать предприятиесе, табигый газ үткәрелгән 11,6 меңнән артык торак йорт һәм фатирга хезмәт күрсәтә.
Ел саен газ бүлү һәм газ куллану челтәрләренең хәвефле производство объектларын төзек һәм куркынычсыз хәлдә тотуны тәэмин итүче техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау системасын үз эченә алган чаралар комплексы башкарабыз. Җылыту сезоны башланганчы, махсус приборлар кулланып һәм опрессовка ысулы белән җир асты газүткәргечләренең һәм алардагы корылмаларның төзеклеген тикшерәбез һәм җир өсте газүткәргечләрен буяу эшләрен башкарабыз, җир асты газүткәргечләрнең тузган изоляциясен яңартабыз.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 30 августта чыккан 70нче санында укыгыз.
Читайте нас: