+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 август 2019, 16:29

Ни өчен мин сайлауга барам?

Илнур Гыйззәтуллин, Мостафа авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы: - Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына кандидатлар турындагы барлык материаллар һәм агитация листовкалары белән игътибар белән таныштым.

Һәркемнең дә тәкъдимнәре, вәгъдәләре күп. Әмма коры сүзгә генә таянырга ярамый, аның башка постта эшләве, сүзләренең эштән аерылмавы белән кызыксынырга кирәк. Әгәр вәгъдәләр үтәлә, кеше төбәкнең тормышын ничек яхшыртырга кирәклеген анык күзаллый икән, аның өчен тавыш бирергә кирәк тә. Чөнки республиканың гомуми үсеше аңа бәйле булачак, бу исә, үз чиратында, безнең ничек яшәячәгебезгә йогынты ясаячак. 8 сентябрьдә һәр кеше сайлау участогына килергә һәм үзенең гражданлык бурычын үтәргә - тавыш бирергә, үз позициясен әйтергә тиеш. Мостафалылар һәрвакыт актив сайлаучылар булдылар, бу сайлауларга да җаваплы карарлар, дип ышанам.
Анна Митрофанова,
декрет ялында:
- Безнең гаиләдә ике бала: кызыбыз Ксюша быел 1нче сыйныфка барачак, улым Арсений белән декрет ялындамын. Безне, әти-әнине, әлбәттә, аларның киләчәге борчый. Шуңа күрә мәгариф өлкәсендәге өстенлекләрне аерып билгеләгән, нигез итеп сыйфат һәм сәламәтлек ныгытуны, мәгариф учреждениеләрендә бердәм меню кертү мәсьәләләрен алган, шулай ук баланың интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүгә, укучыларга акчалата сертификат бирелүгә басым ясаган кандидатны сайлаячакбыз. Бу хакта район гәзитендә тулырак яктыртырлар, дип уйлыйм. Иң мөһиме, кызыбыз өчен беренче кыңгырау яңа мәктәптә яңгыраячак. Сайлауларга бөтен гаиләбез белән барачакбыз һәм сүзен конкрет эшләр белән ныгыткан кеше өчен тавыш бирәчәкбез.
Илья Карамшук,
студент:
- 2019 елның сентябре минем өчен үзенчәлекле булачак: мин студент булдым һәм Бердәм тавыш бирү көнендә беренче тапкыр гражданлык бурычымны үтәргә, лаеклы кандидат өчен тавыш бирергә кирәк булачак. Сайлау участогына һәркем үз фикере һәм өметләре белән бара. Яшьләрнең үз энергияләрен, белемнәрен һәм осталыкларын икътисадны ныгытуга,тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтү мөмкинлекләре күбрәк булсын иде. Абруйлы университетны тәмамлап, ихтыяҗ күп булган энергетик белгечлеген алгач, кече туган илемнең чәчәк атуына кулдан килгәнчә өлеш кертәчәкмен. Әти-әниемә һәм укытучыларга хәстәрлек һәм биргән белем, үз көчем белән вузга бюджет нигезендә укырга керә алганым өчен рәхмәт, өметләрен акларга тырышачакмын. 8 сентябрьдә лаеклы кандидатны сайлаячакмын.
Читайте нас: