+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 август 2019, 16:40

Планда - сугым цехы ачу

Һәр чәршәмбедә район хакимиятендә район хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашлыгында эшкуарлык сәгатьләре уза. 22 августта чираттагы инвестиция сәгатендә бакалылы В.А.Белоусовның проекты каралды.

Владимир Белоусовның зур шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар. Берничә көннән крестьян-фермерлык хуҗалыгын терки, моның өчен кирәкле бөтен документлар әзер. Владимир Анатольевичның планында – терлек чалу цехы ачу һәм халыкка, фермерлык хуҗалыкларына һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хезмәт күрсәтү. Киңәшмәдә катнашучылар объектның мөһимлеген һәм аңа ихтыяҗ булуын билгеләп үттеләр, чөнки Таможня берлегенең «Ит һәм ит продукциясе зарарсызлыгы турында» техник регламенты буенча, сату өчен барлык терлек махсус пунктларда суелырга тиеш. Ә мондый пункт районда бер генә - «Нива» авыл хуҗалыгында (документлар буенча әлегә рәсми эшләтеп җибәрелмәгән), шуңа күрә хакимият үз ягыннан агросәнәгать комплексында үз эшен, бигрәк тә бу юнәлештә башларга теләгән эшкуар инициативасын тулысынча хуплый.
Алга таба В.А.Белоусов сугым цехы территориясен төзекләндерүне планлаштыра, керү юлын салуда ярдәм итү үтенече белән инвестсәгатькә килде. Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев үзенең урынбасарларына инициативалы кешегә ярдәм итү ихтималы вариантларын карарга һәм кичекмәстән мәсьәләне хәл итә башларга йөкләде.
Киңәшмәдә шулай ук Владимир Белоусовка күрсәтелә алачак ярдәм чаралары турында да фикер алыштылар. Аңа 2020 елда башкорт токымлы атлар үрчетү буенча «Яшь фермер» республика программасында катнашырга тәкъдим иттеләр.
Читайте нас: