+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 август 2019, 16:59

Солянка

2 килограмм кәбестә, 2 килограмм помидор, 1 килограмм суган, 1 килограмм кишер алабыз.

Кәбестәне, помидорны, суганны ваклап турыйбыз. Суган ярымбоҗралап булса да ярый – кем ничек ярата. Кишерне эре угычтан чыгарабыз. Яшелчәләр әзер булгач, катнашманы зур кәстрүлгә салабыз, 1 стакан үсемлек мае, 2 аш кашыгы тоз, 11 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы уксус, 11 бөртек кара борыч һәм 5 лавр яфрагы салып утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң нәкъ бер сәгать кайнатабыз һәм банкаларга тутырып, капкач белән ябабыз. Калын әйбер астына куеп суынганын көтәбез.
Читайте нас: