+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 август 2019, 16:42

Әти-әнигә ярдәмгә

Яңа уку елыннан күп балалы гаиләләргә бушлай туклануга һәм мәктәп формасы сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияләү процедурасы гадиләштерелә.

Тиешле үзгәрешләр Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 11 мартындагы «Башкортстан Республикасында күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» БР Законын тормышка ашыру чаралары хакында» карарына кертелде.
Хәзер өч һәм аннан да күбрәк баласы булган аз керемле гаиләләргә республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәккә бу уңайдан мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк. Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Документлар адресатларга электрон рәвештә барып җитәчәк. Башка сүзләр белән әйткәндә, мәктәп әлеге белешмәләрне укучыларының әти-әниләре катнашлыгыннан башка алачаклар.
Күпфункцияле үзәкнең матбугат хезмәте.
Читайте нас: