+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 сентябрь 2019, 18:35

«Боҗыр»дан Наталья Лобанова төбәктә иң яхшы машина белән сыер саву операторы исеменә лаек булды

Уфа районында «Алексеевский» совхозы базасында машина белән сыер саву операторларының 44нче республика конкурсы узды. Быелгы ярышлардагы яңалык - сыер саву залының иң яхшы операторын ачыклау. Шуңа күрә конкурсның гамәли өлеше әлеге совхозның заманча җиһазланган саву залында узды. Биредә 16 августта республиканың 14 районыннан иң яхшы операторлар үзара ярышты.

Нәтиҗәдә Бакалы районы «Боҗыр» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Наталья Лобанова заманча шартларда иң яхшы эшләү күнекмәләре һәм яхшы теоретик белем күрсәтте, ул беренче урынны алды. Икенче урында - Дүртөйле районының «Ленин исемендәге токымчылык заводы» җәмгыяте вәкиле Альмира Гатауллина, өченчедә – Яңавыл районы «ИТС-Агро» җәмгыятеннән Илзидә Гарипова.
«Иң яшь катнашучы» номинациясе призына Караидел районының «Артакульское» фермерлык хуҗалыгында эшләүче Людмила Рамазанова ия булды.
23-26 августта шулай ук «Алексеевский» совхозы базасында машина белән сыер саву операторларының 27нче Бөтенрусия конкурсы узды, анда илнең 70тән артык төбәгеннән һөнәрнең иң яхшы вәкилләре җыелды.
Сергей Шокуров,
авыл хуҗалыгы идарәсенең
баш зоотехнигы.
Читайте нас: