-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 сентябрь 2019, 18:25

Шәхескә, җәмгыятькә, дәүләткә хәвеф

Без сезнең белән тыныч илдә яшибез, укыйбыз, эшлибез, ял итәбез. Тик хәзерге, сугыш булмаган чорда да, барыбыз да террор корбаннары була алабыз. Террор - куркыту, физик көч куллану. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә курку дигәнне аңлата. Терроризм - оештырылган бер төркем кешеләрнең көч куллану ярдәмендә үз максатларына ирешергә омтылган авыр җинаять ул.

Хәзерге вакытта «ИГИЛ» кебек террорчылык оешмалары торган саен күбрәк теракт ясый. Һәм бу оешмага мөселманнар гына түгел, төрле милләт вәкилләре – егетләр, кызлар, балалар да эләгә.
Террорчылар ике тапкыр җинаять кылалар: үз сафларына тарафдарлар кабул иткәндә һәм аларны үлемгә җибәргәндә.
Ничек мондый вербовканың корбаны булмаска?
Беренчедән, вербовка вакытында сезгә акча тәкъдим итә алалар. Тик террорчылык оешмаларына баручы кеше акча кирәк булмаячагын аңламый, чөнки террорчыларны юк итәләр. (Сатып алу)
Социаль челтәрдәге кызлар белән бер егет таныша, алар белән хат алыша, уй-фикерләренә ышандыра. (Ышандыру)
Дини мотивлар. Яшь кешеләргә әгәр дә алар ислам динен кабул итсәләр, үтерсәләр, теракт кылсалар – алар җәннәткә эләгәчәкләр, дип вәгъдә ителә. Әмма ислам - тынычлык яратучы дин, ә террорчылар аны үзгәртә. Исламда кешене үтерү бөтен кешелекне үтерүгә тиңләнә. (Дин)
Террорчылыктан куркырга кирәк, әмма курку астында яшәү бик авыр, ә террорчылар нәкъ менә шуңа ирешә. Теләсә нинди ситуациядә сак һәм уяу булырга, бу куркыныч шартларда үзеңне дөрес тотарга кирәк.
Сезнең белән элемтәгә карашларыгызга тәэсир итәргә омтылучы террорчылар чыккан кебек тоелса, яки сезгә мондый эш белән шөгыльләнүче кеше билгеле булса, Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге дежур частена мөрәҗәгать итегез яки 3-28-76 телефоны буенча шалтыратыгыз, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге телефоны - 3-28-36.
Константин Антошкин,
Русия Эчке эшләр министрлыгы
Бакалы районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы,
полициянең өлкән лейтенанты.
Читайте нас: