+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 сентябрь 2019, 14:06

Без тотрыклылык өчен тавыш бирәбез

Республика Башлыгы вазыйфасына дәгъва иткән кандидатларның биографияләре белән таныштым.

Алар кайбер тармакларда яхшы белгечләрдер дә, бәлки. Әмма бу вазыйфага дистәләгән эшлекле һәм кешелек сыйфатлары булган – кыскасы, җәмәгатьчелеккә билгеле кеше кирәк. Әгәр чәченә чал кергәнчегә кадәр кеше республикада берничек тә танылмаган икән, аның шундый вазифа биләү вакыты, димәк, үткән инде. Өстәвенә, хәзер тормыш нык алга киткән, кичектергесез хәл итүне таләп итә торган проблемалар республикада аз түгел. Шуңа күрә безгә бик яхшы әзерлекле, зур тәҗрибә туплаган, республиканы һәм идарә мәсьәләләрен биш бармагы кебек яхшы белгән җитәкче кирәк – эш барышында ликбез үтү барып чыкмаячак.
Фәимә Бүләкова,
районның хатын-кызлар советы рәисе, дәүләт һәм муниципаль хезмәт ветераны.
Читайте нас: