+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 сентябрь 2019, 12:49

Чираттагы «Эшкуарлык сәгате»

Муниципаль район хакимиятендә үткән чираттагы «Эшкуарлык сәгате»ндә Иске Куян авылында яшәүче Г.М.Ямилеваның шәхси ярдәмче хуҗалык үстерү проектын карадылар.

Гүзәл Мирхафизан кызы 2020 елда крестьян-фермерлык хуҗалыгы булдырырга планлаштыра, эшчәнлек юнәлеше итеп авыл хуҗалыгын (сөт терлекчелеге) сайлап алган.
Бүген алар гаилә белән зур хуҗалык алып баралар, 3 баш мөгезле эре терлек, 300 баш кош асрыйлар, 2 тракторлары, җирләре бар. Киңәшмәдә катнашучылар проект инициаторына хуҗалыкны үстерү һәм дәүләт ярдәме алу вариантларын аңлаттылар. Г.М.Ямилеваның «Яшь фермер», «Агростартап» кебек дәүләт программаларында катнашу, дәүләттән 3 миллион сумга кадәр кайтарып бирелми торган ярдәм алу мөмкинлеге бар. Бу программалар фермерлык хуҗалыгын оештырырга җыенучыларга беренче адымнарын ясарга ярдәм итә. Булачак фермерга Бакалы авыл биләмәсенең Иске Куян авылы территориясендәге авыл хуҗалыгы җирләрен алуда, элеккеге ашлык саклагыч бинасын рәсмиләштерүдә ярдәм кирәк.
Муниципаль район хакимияте башлыгы А.А.Андреев проектны тормышка ашыру юлындагы һәр этап өчен җаваплы кешеләрне, конкрет срокларны билгеләде.
Читайте нас: