+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 сентябрь 2019, 12:50

Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру турында

Бакалы районында төзек-ләндерү мәсьәләләре ел әйләнәсенә көн тәртибеннән төшми. Төзекләндерүнең соңгы елларда үсеш алган өстенлекле формасы булып «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы тора.

Бу программаны үтәү барышында 5 җәмәгать территориясе – Ленин, Төзүчеләр урамнарында җәяүлеләр зонасы, Кызыл партизаннар урамындагы тротуар, Ленин исемендәге сквер, Үзәк мәйдан, Күпер урамындагы автомобильләр тукталышы капиталь ремонтланды. Кайбер объектларда эшләр әле дәвам итә.
28 августта район хакимиятендә «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» өстенлекле проекты кысаларында 2020 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча иҗтимагый комиссия утырышы булды.
Программаның шартлары, 2018-2019 елларда аны Бакалыда тормышка ашыру нәтиҗәләре белән проектның координаторы - Бакалы авыл биләмәсе башлыгы И.Н.Миронов таныштырды.
Комиссия әгъзаларына сайлау өчен 5 җәмәгать территориясе – Гагарин паркы, Яшьләр паркы, Сөн елгасы яр буе, Кызыл партизаннар урамындагы җәяүлеләр зонасы (Мәктәп урамыннан алып Кооперативная урамына кадәр), Көнбатыш микрорайонда парк (элекке аэродром территориясе) тәкъдим ителде. Социаль челтәрләрдә шулай ук бу темага сораштыру үткәрелде, анда барлыгы 346 кеше катнашты. Күпчелек (49 процент) Көнбатыш микрорайонда парк төзү өчен тавыш бирде, респондентларның 22 проценты Сөн елгасы яр буен төзекләндерү, өченче урында – Кызыл партизаннар урамы буенча тротуарны төзекләндерү (13 процент) өчен тавыш бирде. Комиссия әгъзалары җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча үз фикерләрен әйттеләр. Күпләр яңа микрорайонда парк төзү идеясен хуплады. «Поле чудес»та яшь гаиләләр күп яши һәм үз йортларын төзи, күләгәле яшел аллеялары һәм эскәмияләре булган парк бакалылар арасында популяр булыр дип уйлыйбыз.
Читайте нас: