+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 сентябрь 2019, 11:42

Сау бул, җәй!

“Сау бул, җәй!” бәйрәме - балалар өчен иң күңелле бәйрәмнәрнең берседер ул.

Килкабыз авылы китапханәсе дә мондый чара уздырудан читтә калмады. Балалар конкурсларда үзләренең көчләрен төрле яклап сынадылар: җитезлек тә, осталык та, төгәллек тә шушында күренде.
Бәйрәм “Ачык йөрәк” акциясе белән дәвам итте. Аны оештыруда Иске Корыч авыл биләмәсе белгече Гүзәл Зәйдуллина зур ярдәм күрсәтте.
Чара күңелле уеннар белән тәмамланды.
Сау бул, җәй! Исәнме, мәктәп! Уңышлар сезгә, укучылар!
Тәүсия Гафиуллина,
Килкабыз авылы китапханәчесе.
Читайте нас: