+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 сентябрь 2019, 13:06

Авылда яшәүчеләр белергә тели

Алена Артемьева-Шарыпова - «Подслушано в Бакалах» төркемендә:

Ә ни өчен бәя район буенча бар җирдә дә бер төрле түгел? Элек чүп-чарны авылдан чыгарганнармы-юкмы, моның нинди әһәмияте бар, бәя бөтен җирдә бертөрле булырга тиеш! Мин, мәсәлән, Туймазы шәһәрендә яшим, бер кеше өчен 70 сум түлим, ни өчен әти-әнием шәһәр тарифы буенча 70 сум түләргә тиеш? Шәһәр һәм авыл тарифларын тигезләү өчен, Бакалы шәһәр түгел әле!
Бездә һәр иртә чүп чыгаралар, ә авылда атнасына яки хәтта ике атнага бер тапкыр гына! Машинаның килгәнен бер тапкыр да күрмәдем.
ҖАВАП:
Алена, исәнмесез! Чүп-чар реформасы Бөтен Русия буенча тормышка ашырыла, Башкортстан Республикасында каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча түләү күләме - илдә иң түбәннәрдән. Бакалы районының 6 торак пунктында – Бакалы, Урман, Сосновка, Яңа Балыклы, Иске Балыклы, Ахман авылларында яшәүчеләр айга 70 сум түли. Аларда 2019 елның 1 гыйнварына кадәр каты коммуналь калдыкларны җыю системасы гамәлдә иде. Районның башка торак пунктларында чүп-чар җыю һәм чыгаруны 2019 елда оештырдылар, димәк, бу авылларда яшәүчеләр бер кешегә айга 35 сум түли. 2019 елның июлендә районда каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар урнаштыру буенча эш төгәлләнде, хәзер контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү эшләре бара. Графикка килгәндә, район үзәгендә каты коммуналь калдыклар - көн саен, калган торак пунктларда, расланган график нигезендә, атнага 1 тапкыр чыгарыла. Районда 3 чүп түгү машинасы эшли, шуның нәтиҗәсендә каты көнкүреш калдыклары вакытында чыгарыла. Әгәр дә сезгә графиклар үтәлми дигән мәгълүмат билгеле икән, 8(34742)3-26-41 телефоны буенча төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенә шалтыратып, яки социаль челтәрләрдәге Бакалы районы хакимиятенең рәсми аккаунтына (https://vk.com/bakaly_adm) шәхси хәбәрдә язып җибәрүегезне үтенәбез.
Хөрмәт белән,
Виктор Измайлов,
район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары
вазыйфасын башкаручы.
Читайте нас: